ИНГЛИЗ и. Бөекбританиядә яшәүче, күпчелеге протестант динендәге, инглиз телендә сөйләшүче халык һәм шуның бер вәкиле. Ул да түгел урамда башларына карт хатыннар кебек итеп кара берет кигән инглиз солдатлары күренә башлый. Г.Гобәй. Ә менә, әйтик, инглиз врачы Дженнер кешеләргә чәчәк салу йоласын керткән, --- ләкин аны күпме кеше белә? И.Гази. Моның өчен институт китапханәсендә, тезе белән шуышып, шактый күп йөрде, чөнки инглиз телендәге химия китаплары аскы киштәләргә тезелгән иде. М.Маликова |