ИНГАЛЯ’ЦИЯ и. лат. мед. Сулыш органнарын даруларга баетылган һава яки пар сулатып дәвалау. Томау төшүдән иң шифалысы теге ни... ингаляция булыр. Ягъни болай: бик әйбәтләп кайнар бәрәңге парын сулыйсы. Э.Касыймов. Сулыш юллары ачылсын һәм пневмония авыруы барлыкка килмәсен өчен, ингаляция үткәрергә: бәрәңге парын суларга кирәк. Сәламәт булыйк! Ул [лаванда] шулай ук грипптан, бронхиттан һәм башка төрле салкын тиюләрдән ингаляция ясау өчен дә файдалы санала. Сөембикә |