ИНВЕ’РСИЯ и. лат. 1) лингв., әд. Нинди дә булса берәр сүзгә аеруча басым ясау максаты белән, җөмлә эчендәге сүзләрнең гадәттәге грамматик тәртибе үзгәртелгән сүз әйләнмәсе; җөмләнең аерым бер кисәгенең гадәттәге тәртибеннән алмашынып килү күренеше. Ләкин проза сөйләмендә дә билгеле бер максатларда берникадәр дәрәҗәдә кире сүз тәртибе (инверсия) кулланыла. Р.Юсупов. Өстәмәләр аерым җөмләләр арасында була торган интонация ясалмаса, өстәмә барлыкка килмичә, җөмлә кисәкләренең инверсиясе күзәтелә. Татар грамматикасы. Модальлек шулай ук кисәкчәләр, ымлыклар, интонациянең төрле типлары, кабатлаулар, инверсия һ.б. аша да белдерелә. Тел гыйлеменә кереш 2) хим. Кислоталар, су, ферментлар тәэсирендә шикәрнең глюкозага һәм фруктозага таркалуы. Немец физигы һәм химигы Людвиг Фердинанд Вильгельм (1812 – 1864) когезия күренешен, химик процесслар тизлеген, кислоталар тәэсирендә камыш шикәренең инверсиясен (таркалуын) өйрәнә, шушы реакция тизлегенең математик тасвирламасын бирә. Фән һәм тел |