ИНВЕНТАРЬ и. лат. 1) Берәр оешманың барлык булган эш кораллары, эш көчләре, җиһазлары, гомумән, җитештерү средстволары; дирбия. Ә кичектергесез хәл итәсе мәсьәләләр күп иде. Атларны, инвентарьларны кая җыярга? Фураж каян алырга? М.Маликова. Кулларында пожар инвентаре: лом, балта, көрәк. М.Юныс. --- беррәттән умарталык инвентаре турында кайгыртырга онытма. Юкса, бездә бер ертык битлек белән бер төтәсләгечтән башка нәрсә юк. Ф.Яруллин

2) Милектә булган җиһазлар, эш кораллары һ.б. Кайчандыр колхоз инвентарена кергән китаплар турында әйтә булыр Әмирҗан. М.Хуҗин. Буфет мөлкәтен барлап чыккач, дүрт нөсхәдә акт төзедек. Беренче нөсхәне инвентарь кенәгәсенә теркәдек. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә