ИНВЕНТАРИЗА’ЦИЯЛӘҮ ф. Матди кыйммәтләрнең, акча һәм башка средстволарның гамәлдәге калдыклары исәп-хисаптагы мәгълүматларга тәңгәл килүен тикшерү, барлау

Инвентаризацияләп алу Кыска вакыт эчендә, тиз арада милекне инвентаризацияләү

Инвентаризацияләп бетерү Милекне тулысынча, барысын да инвентаризацияләү; инвентаризация эшен төгәлләү

Инвентаризацияләп чыгу Булган әйберләрнең һәрберсен берәм-берәм, башыннан ахырына кадәр инвентаризацияләү

Инвентаризацияли башлау Инвентаризацияләү эшенә тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә