ИНВЕНТАРИЗА’ЦИЯ и. лат. 1) Инвентаризацияләү эше. Финагент Сәмигуллин мәктәптә инвентаризация ясаган да гамәлдән чыгарылган инвентарьны акт белән уздырып ята икән. М.Мәһдиев. Инвентаризация комиссиясе шул микроскоп аркасында үзенең эшен тәмам итә алмый. Г.Галиев

2) Милекне инвентарь дәфтәре, инвентарь кенәгәсенә кертү эше. Миллионер Хөсәеновларның мал-мөлкәтен, терлек-туарын конфискацияләгәндә, пони, инвентаризация кенәгәсенә теркәлмәгәнлектән, тапшырылмый калган. М.Фәйзуллин. Шаяз, баш механик итеп билгеләнгәндә, инвентаризациягә кул куеп алган. Х.Камалов. «Татарстанда Алтай тракторы» җаваплылыгы чикләнгән ширкәт директоры Ф.Җиһангиров, бу оешманы ябу максатында, Биектау районы техник инвентаризация бюросына мөрәҗәгать итә. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә