ИНВАЛИДЛЫК и. Хезмәткә, эшкә өлешчә яки тулысынча яраксызлык; инвалид булу. Операция ясадылар, егет барыбер гомерлек инвалид булып калды. Инвалидлыкны законлаштырырга кирәк булгач, аларны яллаган кешеләр --- ярдәм итүдән баш тарттылар. С.Шәмси. – Колхозда аның кадәр пенсия буламыни? – Ә мин инвалидлыкка алам. – Ничек инвалидлыкка? – Шулай, яраларым бар. М.Мәһдиев. --- Гарәф Сәхабетдин улы Сәхаповка 1943 елның февраль азагында икенче группа инвалидлык биреп, шәфкать туташы Мария Журавлёвага өенә кадәр озатырга куштылар. Р.Камалетдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә