ИНВАЛИД и. лат. 1. Авыру, имгәнү яки тумыштан зәгыйфь булу сәбәпле, хезмәткә яраклылыкны өлешчә яки тулысынча югалткан гарип кеше. --- министрлык инвалидларга колясканы илтеп бирми, аны шул гарипнең якыннары барып алырга тиеш икән. М.Маликова. Аларның Гөлҗиһан белән туйлары булырга тиеш иде. Бүгенге көндә ул – дөм сукыр инвалид, кирәк булырмы ул Гөлҗиһанга? Ф.Бәйрәмова. Ватан сугышы инвалидларына кадер-хөрмәт әнә шулай минуты-сәгате белән күрсәтелгән ул чакларда. Сөембикә 2. с. мәгъ. Имгәнгән, гарип. – Ныграк тотын, – диде хатын һәм болдырдан төшүгә инвалид ирне тизрәк арбасына утыртты. М.Хәбибуллин. Инвалид ананы балалары чиратлашып караса әйбәтрәк була, диләр бит... М.Маликова. Инвалид бала нинди дә булса сәбәпләр аркасында санаторийга бара алмый кала икән, аңа --- акчалата компенсация бирелми. Юлдаш |