ИНӘЛҮ ф. диал. 1) Түбәнчелек белән үтенү, сорау, ялыну, ялвару. Кордаш булсаң, әйдәле, кырдаш та бул, ал да көрәгеңне, киттек. Килеп терәлмәсә, безгә инәлмәсләр иде. Г.Шәрәфи. – Берүк Шәрәфкә әйт, Газзә күрше. Гыйлемдарга үч тотмасын. Ачу-киная җүнлегә илтми адәмне, – дип инәлде Акъәни. Н.Гыйматдинова. Оятыма, сизмәстән акырып җибәрдем, авырта, --- дип аңлатып карыйм, инәләм, берәүсе ышанмый, икмәктер... А.Гыйләҗев 2) Шаккату, аптырау Инәлеп китү Кинәт инәлү. Кызларны чишәргә дип тезләнгән Гаяделхәмит кинәт инәлеп китте: үз күзләренә ышанмыйча торды. С.Зыялы |