ИНӘЛЕ с. 1) Инәләре булган. Җәүдәт кассетага сузылган кызның кулыннан эләктерде: – Син гел шундыймы? – Нинди, Әюпов? – Инәле керпе төслеме, дим? Н.Гыйматдинова. Инәле чыршыны күреп Аптырады балалар: «Бик зур керпе килгән», – диеп, Әй куандылар алар. К.Закирова. Аручанлыктан инәле элеутерококк төнәтмәсе файдалы. Сөембикә 2) күч. Кеше күңеленә тия торган, чәнечкеле, усал, төртмә итеп әйтелгән. Инәле җыр Тусын өчен кирәктер Иң нечкә, Иң якты чагы күңелнең. Е.Уткин |