ИНӘК и. зоол. 1. 1) Хайваннарда: ана җенес һәм шул җенестәге хайван. Көчек тагын йомшак тавыш бирде... – Кем соң әле син – иркәкме, инәкме? Җенесең нинди, дим, – диде Габдияр. М.Хуҗин. Ихтимал, табигать тәкәнең чакыру тавышын инәкне үзенә җәлеп итәрдәй, ә башка хайваннар куркырдай итеп планлаштыргандыр. Кызыклы физиология 2) диал. Сыер 2. с. мәгъ. Ана җенестән булган. Үзенең нәсел-ыруын дәвам иттерү өчен, хайваннарның теләсә кайсы төре тереклек итүгә яхшы җайлашкан балаларга мохтаҗ. Ә балалар саны, башлыча, үсеп җиткән инәк затлар санына бәйле. Кызыклы физиология |