ИНӘ-ҖЕП җый. и. Инә, җеп кебек әйберләр. Гөлбануның әнисе алардан карават, диван өстенә япмалар, мендәр тышлары, инә-җеп кебек әйберләр алып калгалый иде. С.Зартдинов. Аерылыштык. --- Судсыз гына бүләбез әйберләрне. Кадак-чүкеч – миңа, инә-җеп – хатынга. Ф.Шәфигуллин. Өммегөлсем сандыгыннан --- актан-ак чүпрәк кисәкләре, --- инә-җеп алды. А.Хәлим ◊ Инәдән-җептән киендерү Баштанаяк яңа кием киендерү. Солдатлар арасында тегүчеләр табыла, һәм алар бер көн эчендә Җиһангирне инәдән-җептән киендерәләр. Г.Әпсәләмов. Инәдән-җептән киенү Баштанаяк өр-яңа кием киенү. [Азиат] Инә-җептән киенгән, ыспайлыгы хәйран! Т.Әйди. Инәдән-җептән (генә) төшкән к. инәдән (генә) төшкән. Инәдән-җептән (генә) чыккан к. инәдән (генә) төшкән. Өстендә инәдән-җептән генә чыккан өр-яңа киемнәр иде. Г.Ахунов |