ИНӘ II и. диал. Ана. Тамагын кыргалап, Сәлимҗан үз сүзен әйтте: – Хәлдән килгәнчә инәңә булышырбыз, ташламабыз ---. С.Сөләйманова. Көннәрдән бер көнне инәләре, лар төбен себергәләштереп, --- аш ишарәте пешерде. А.Хәлим. Шул ук граф Толстойның бер хикәясендәге бер көчекнең төнлә белән авылга килгән инә бүрегә ияреп, аның белән урманга киткәнен укып та, сөйләп тә бирде. З.Зәйнуллин |