ИНӘ I и. диал. 1) Бер башы очлы, икенче башында җеп киертү өчен тишеге (күзе) булган кыска, шома, нәзек корыч чыбык (тегү, чигү эшләрендә кулланыла). Капчык төпләреннән пәке, кайчы, бритва шикелле солдат кирәк-яраклары чыкты, фуражка кырыена кадалган инәләр эшкә кушылды. Г.Бәширов. Укытучының урындыгына да инәне үчегеп куймады кыз, бары тик кызык ясыйм, сыйныфташларымны көлдерәм дип кенә тырышты, ә сыйныф көлмәде, чөнки ботына инә кадалган укытучы әллә куркудан, әллә авыртудан аңын җуйды. Н.Гыйматдинова. Ниһаять, Ягъфәр эзләгән нәрсәсен табып алды: кулында күгәрә төшкән корыч инә иде. Р.Фәтхрахманов 2) Ике очы да шома тупыйк башлы ике яки биш данә нәзек корыч чыбык (бәйләү өчен кулланыла). [Бәдрикамал] Мунча кергәндә, үзенең эченә ике-өч тапкыр бияләй инәсе тыгып ала. М.Мәһдиев. Галимә апа миңа оекбаш бәйли. Кулы кулга йокмый. Биш инәне ничек тиз йөртә. Н.Гыйматдинова. Хатын, ялт-йолт итеп торган инәләрне тиз-тиз йөртеп, оекбаш бәйли. Х.Камалов 3) Бер башы ыргак сыман итеп эшләнгән нечкә корыч яки пластмасса чыбык (бәйләү, үрү, чигү эшләрендә файдаланыла) // Очлы башында җеп үткәрү тишеге, кинәт калынаеп киткән икенче яртысында махсус кыскычлар белән эләктереп ныгытырга җайланган киртләче булган кыска корыч чыбык (тегү машинасында) 4) Гадәттә, очлаеп килгән башлы, төрле максатларда кулланыла торган төрле формадагы нәзек металл чыбык. Патефон инәсе белән саксыз кылану аркасында булса кирәк, пластинкалар бик тиз туза башлаганнар. Г.Галиев // Тән тукымасы арасына дару җибәргәндә, венадан кан алганда, тирене тишеп үтә торган очлы башлы, эче куыш нечкә корыч чыбык. – Укол ясармын, аннан рәхәтләнеп йокларсың, – [диде онык]. – Тимер инәләрең берлә тәнемне тишмәк буласыңмы? Кит, югал, явыз зат! [диде Карачутыр]. Н.Гыйматдинова. --- госпитальгә килеп кергәч, [әзмәвер егетләр] әнә шул чебен --- юанлыгындагы инәдән куркып кала. Бер сержант артына укол кадар алдыннан аклы-күкле булды... М.Мәһдиев. Пинжәк һәм күлмәкләрен бер читкә салып ыргыткан да шәрә беләгенә кәкрәеп сынган укол инәсе тыгып маташа... Р.Мөхәммәдиев 5) Ылыслы агачларның инә сыман яфрагы, ылыс. Христианнар йоласы буенча, Яңа ел бәйрәменә куелган чыршы хуҗаларының өендә яисә һич булмаса бакчаларында, һәркемнең күз алдында саргаеп бетәргә, инәләрен коярга тиеш икән. Ф.Фәтхелислам. Ә чыршының яшел инәләре астында утлар, кечкенә генә утлар яналар. Җ.Тәрҗеманов. Кырыйлары кителгән гөмбәнең каракучкыл чынаяк астына охшап торган эшләпәсе өстендә аркылы-торкылы булып ылыс инәләре генә яталар. М.Хәсәнов 6) Кайбер үсемлек сабагындагы үткен очлы үсенте, чәнечке, шырпы. Гөл кипте, Сабагында --- бер бөртек инә калды. Дәрдемәнд. Гөлҗимеш инәсе 7) Кайбер хайваннарның тиресендә үскән чәнечкеле, каты кыл. --- яфракларны инәләремә эләктерәм, аннан соң аларны ояма китерәм, – [диде керпе]. Җ.Тәрҗеманов. Николай озын буйлы, --- кыска, сары чәчләре керпе инәсе кебек тырпаеп торалар. Р.Кәрами 8) күч. Очлы башлы нәзек кристалл. Җиле биткә инә очы булып кадала. Г.Гобәй. Ишек бусагасына менеп баскач, ул борыла, чәче бәс инәләредәй балкып, нурланыш белән каймалана, бер генә мәлгә йөзе танымаслык була. Ә.Гаффар 9) күч. Киная белән әйтелгән усал, мәкерле сүз. Күңелемнең әзрәк кенә кинәсе бар, Телемнең дә зәһәр очлы инәсе бар. Дәрдемәнд. Алар һаман шулай итәләр, Алар кайда булсаң да инә кадыйлар. М.Җәлил 10) күч. Очлаеп торган нәзек әйбергә карата әйтелә. Адмиралтейство инәсе ◊ Инә белән баз казу к. инә белән кое казу. – Син шул гамәлне бик ансатка саныйсыңмы инде? Китапларга, гәзитләргә язып «инә белән баз казу»ны? – дидем мин. Р.Фәизов. Инә белән кое казу Бик вак, бик озак, авырлык, түземлелек белән эшләнә торган эш (эшнең үтә авырлыгын күрсәтергә теләгәндә әйтелә). Укуны «инә белән кое казу» дип юкка гына әйтмиләрдер, шулай булмаса, типсә тимер өзәрлек ир зарланып ятмас иде! Ф.Сафин. Кеше ялкау, эзләргә иренә шул. Ә эзләнүләрнең юлы – гыйлем. Ул сиңа көрәк белән матди байлык көрәү түгел инде. «Инә белән кое казу» диләр аны. Н.Гыйматдинова. Ул --- Закирҗанның башыннан ниләр үткәнен сорашып та өлгерде. Күргән икән бичара. Юкка гына белем алуны «инә белән кое казу» димәгәннәр бит. Г.Әпсәләмов. Инә буе җир китү Акрын барып, бик аз гына юл үтү. Миңлебикәнең --- килененә зарланып, бушанасы килә: «И килен, --- көне буе мыштырдап инә буе җир китәм, ә кич сызламаган буын, шыгырдамаган сөяк юк...» А.Гыйләҗев. Инәгә (инәсенә) дә тимәү (кагылмау) Сораусыз бер әйберне дә алмау, урлашмау. Үз гомеремдә кешенең инәсенә дә тигәнем юк. Т.Гыйззәт. Инәгә кадалып утыру к. инә (инәләр) өстендә утыру. ...Рамил фарасын Салабаш урманы ягына борган, юл якты иде. – Йокламадым, күзләрем шар да шар, инәгә кадалып утырдым, – диде егет. Н.Гыйматдинова. Инәгә тагылган җеп кебек (төсле) Һәрвакыт бергә, бер-берсен ияртеп йөрү турында. Шакир белән Сылу да инәгә тагылган җеп төсле миннән калмаска сөйләшкәннәр икән, ---. Н.Гыйматдинова. Инәгә утырту Кемне дә булса наркотикка ияләштерү; наркоманга әйләндерү. Артурның абыйсы Айрат «утырткан» аны [Ританы] инәгә. Асылъяр. Инәгә утыру Даими рәвештә наркотик кабул итү; наркоманга әйләнү. [Илдус] --- моны [анашаны] любой вакытта ташлап була. Менә Ислам кебек инәгә утырырга язмасын. Д.Салихов. Инә дә бүләк, дөя дә бүләк «Бүләкнең теләсә ниндиен дә зур итеп кабул итәргә, канәгать булырга кирәк» мәгънәсендә. «Инә дә бүләк, дөя дә бүләк» дигәндәй, булган кадәре дә Якуп Сәйфине сөендерергә җитә иде. Э.Касыймов. Инәдән дөя (фил) ясау к. инә күзеннән дөя ясау. [Әсрар:] --- Әллә инәдән дөя ясамакчы буласызмы? Печтек кенә ялгышымны бөтен кан кардәшләренә фаш итеп... Ю.Әминев. Инәдән куркып, лом йоту Кечкенә чыгымнан куркып, зуррак чыгымга бату. И бичаралар, инәдән куркып лом йоткан халыклар! Г.Камал. Инәдән (генә) төшкән Яңа тегелгән, тегелеп кенә беткән (кием); өр-яңа (әйбер). Инәдән (генә) чыккан к. инәдән (генә) төшкән. Ул: – Ниемә дип шул тикле чабасың? Хәтта ки, инәдән генә чыккан өр-яңа әфтәмәбилеңнең яшнеге төшеп калганын да күрмәскә! – дип кычкыра-кычкыра, өскә таба йөгереп менә башлады. Р.Вәлиев. Инәдә утырту Кемне дә булса уңайсызланырга, борчылырга мәҗбүр итү. Секретарь, көлемсерәгәндә, бу турыда түгел, Каюмны инәдә утырткан вакыйга турында уйлады һәм шуны малайларның исләренә төшерде. Г.Гобәй. Инәдә утыру к. инә (инәләр) өстендә утыру. Инә йоткан Бик ябык кеше. Инә калынлыгы ут, җеп калынлыгы төтен 1) Дәртсез, ялкынсыз, үрчемсез эш; 2) Таланты, сәләте чамалы кешегә карата әйтелә. Инә кебек төртелеп тора Төртмә телле кеше турында аның бу гадәтен өнәмичә әйтелә. Инә кебек ялангач Ач-ялангач, ярлы, фәкыйрь. Ничә еллар һаман байга эшлим, үзем инә кебек ялангач. М.Гафури. Инә күзедәй Көзгә таба томан сыман булып томалап ява торган вак яңгыр тамчысын чагыштыру өчен кулланыла; гөмбә яңгыры тамчысы. Инә күзе кебек (хәтле, кадәрле, чаклы, шикелле) 1) Бик аз күләмдә; бик кечкенә. Аның [Зәйнәпнең] тузанлы балтырына инә күзе кадәрле генә кан тамчысы саркып чыккан иде. Ә.Гаффар; 2) Бик аз гына, чак кына (мәс., яхшылык эшләмәү). Инә күзеннән дөя күрү Кечкенә хәлне дә бик зур итеп күрсәтү, арттыру, күпертү, зурга җибәрү. Аның карты – шулай ук инә күзеннән дөя күрергә ярата торган кеше. Әллә нәрсәләр дип күпертеп бетерер. Ф.Хөсни. Каландаров, хәзер Сәидәнең һәрбер эшенә бәйләнеп, инә күзеннән дөя күрде ---. А.Каһһар. Инә күзеннән дөя ясау к. инә күзеннән дөя күрү. Инә күзеннән карау к. инә күзеннән үткәрү. Инә күзеннән кичерү к. инә күзеннән үткәрү. Инә күзеннән нечкә Бик нечкә, четерекле мәсьәлә турында. Инә күзеннән тамызу Аз гына бирү; саранлану. Цилиндр головкаларын да инә күзеннән генә тамызып торасыз. Г.Әпсәләмов. Инә күзеннән төшкән кадәр Бик аз гына, тонык, сыек (яктылык, нурлар турында). Мәгарә эчендә инә күзеннән төшкән кадәр дә яктылык юк иде. Мәгърифәт. Инә күзеннән үткәрү Бик нечкәләп, җентекләп тикшерү; нык игътибар белән сынап күзәтү. Шәрук медпунктка биленнән зарланып керде дә Рәмзиянең һәр хәрәкәтен инә күзеннән үткәреп утыра башлады. Н.Гыйматдинова. Калган ике пар кунакны инә күзеннән үткәрүче булмады. Г.Әпсәләмов. Ул, бөтен эш кәгазьләрен тагын бер кат барлап, инә күзеннән үткәреп кую өчен, үз бүлмәсендә утырып калды. Г.Мөхәммәтшин. Инәне бүрәнә итү к. инә күзеннән дөя ясау. Син инәне бүрәнә итәсең, ул тикле куркыныч түгел, син юкка безне өркетәсең! Ф.Сәйфи-Казанлы. Инәне дөядән зуррак итү к. инәдән дөя (фил) ясау. Тик, ни сәбәпледер, инәне дөядән зуррак итеп күрсәтергә омтыла. Юлдаш. Инә очы кадәр Бик кечкенә, бәләкәй; аз гына. Инә очы кадәр генә хәтта Намусыңа таплар төшмәсен. Г.Латыйп. Инә очы кадәр дә бер гаебем юк. Я.Вәли. Сүзебезнең инә очы кадәресе генә ялган булса, икмәк төсен күрмик, менә табын өстендә әйтәм. А.Шамов. – Анысы шулай, безгә харамның инә очы кадәресе дә кергәне юк, Аллага шөкер, – [диде Маһинур]. Г.Рәхим. Инә очы хәтле к. инә очы кадәр. Ил-көндәге кайгы-хәсрәтләрне ишеткән саен, күргән саен, минем җилкәмне басып торган олуг хәсрәтем кечерәя барып, инә очы хәтлем генә калды. Н.Гыйматдинова. Инә очы чаклы к. инә очы кадәр. Инә өстендә бию 1) Яшьлек хисләре уйнау, дәртләнү, җилпенү; 2) Бик кызу, бик тыгыз эш белән кайнашу; 3) к. инә (инәләр) өстендә утыру. Ярты көн инә өстендә биедем. Күз алдымда Равил белән Гаян иде. Күр: кочаклашалар, күр. Н.Гыйматдинова. Инә (инәләр) өстендә утыру Үз-үзеңне уңайсыз хис итү, борчылу. Юл, юл, юл! Янәшәмдәге кешеләрдән гел сорашып, белешеп барам, алар минем инәләр өстендә утыруымны --- сизмиләр булыр, гади генә: «Әйтербез, әйтербез!» – дип тынычландыралар. А.Гыйләҗев. Директор абый --- мактаудан миңа бер куаныч та юк. Инәләр өстендә утырам мин. Н.Хәсәнов. Шулай да дүрт сәгатькә сузылган бу киңәшмәдә инәләр өстендә утырган күк тойды үзен. Р.Айзатуллин. Инәсе белән кинәсе тел очында булган Үчегә торган, ачы телле. Редакциядә шаян табигатьле, тапкыр сүзле, инәсе белән кинәсе тел очында булган бер егет күренә башлады. И.Рәми. Инәсеннән җебенә кадәр(ле) 1) Җентекләп, нечкәләп, барын да, бер дә калдырмыйча, бәйнә-бәйнә. Мәскәүдә укый торган малае кайтса-нитсә, инәсеннән җебенә кадәрле сорашырмын дип торам әле. А.Шамов. --- натуралист язучы үзе яза торган даирәне, күренешне, укучы өчен кызыклымы ул, юкмы – инәсеннән җебенә кадәр бөртекләп сурәтли. Әдәбият; 2) Бөтен кием, бер коры җире калмыйча, яңгырдан һ.б. сыеклыктан үтәли чылану. Инәсеннән җебенә тиклем к. инәсеннән җебенә кадәр(ле). Куышыбызга яңгыр үтә башлады. Көт тә тор: инәсеннән җебенә тиклем лычма су булачакбыз. Ә.Гаффар. Инәсеннән җебенә хәтле к. инәсеннән җебенә кадәр(ле). Инәсеннән җебенә чаклы к. инәсеннән җебенә кадәр(ле). Ярты сәгать эчендә алар безнең кемнәр икәнебезне --- инәсеннән җебенә чаклы сорашып беттеләр. М.Гафури. Инәсеннән җебенә чаклы бер чыланмаган җире юк. Н.Исәнбәт. Инәсеннән җебенәчә к. инәсеннән җебенә кадәр(ле). Инә табарлык Бик якты. Инә ташлар (төшәр) урын юк (булмау, калмау) к. инә төртерлек (чәнчерлек) тә урын юк (булмау, калмау). Инә ташласаң (атсаң, ыргытсаң), җиргә төшмәс к. инә төртерлек (чәнчерлек) тә урын юк (булмау, калмау). Инә төртерлек (чәнчерлек) тә урын юк (булмау, калмау) Кеше яки башка җан ияләре, я булмаса, әйберләр күпләп җыелып, гадәттән тыш тыгызлык урнашу. Беренче класс залында инә төртерлек тә урын юк, тыгызлык иде. С.Җәлал. Инә төртерлек түгел к. инә тыгарлык (ташларлык) түгел. Инә (дә) төшмәслек к. инә тыгарлык (ташларлык) түгел. Халык инә дә төшмәслек күп, шуңа карамастан, кешеләрнең йөзләре аермачык күренеп тора. Ә.Гаффар. Инә түгел «Кечкенә әйбер түгел, югалса табылыр» мәгънәсендә кулланыла. – Кичәге бодай табылмаган бит әле! – Анысына пошынма. Табылыр, инә түгел. Г.Бәширов. Инә тыгарлык (ташларлык) түгел Бик тыгыз, кысан булган (урын, җир һ.б.ш.). Монда инә ташларлык урын калмады. Г.Ибраһимов. Инә эзләп табарлык итеп Бик нык яктыртып. Мең шәмле электр лампалары --- чуерташтан түшәлгән урыннарны инә эзләп табарлык итеп яктырталар. Ф.Сәйфи-Казанлы |