ИНАУГУРА’ЦИЯ и. лат. 1) тар. Борынгы Римда – кемгә дә булса югары дәрәҗәдәге хезмәт урыны бирү, вазифа тапшыру тантанасы

2) АКШта, Россиядә һ.б. кайбер илләрдә яңа сайлап куелган дәүләт башлыгының үз вазифаларына керешү тантанасы. Инаугурация тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Сөембикә. Дмитрий Медведев инаугурация тантанасына беренче вице-премьер булып эшләгән дәвердә танышкан дусларын да чакырган. Ватаным Татарстан. Инаугурация көнне генә Медведевның хөрмәтенә артиллерия коралларыннан салют оештырылды ---. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә