ИНАНУ ф. 1. Берәр нәрсәнең хаклыгына, раслыгына, дөреслегенә чын күңелдән ышану. Ул аны гомеренә кызганды һәм инанды: кызгану белән дә кешене яратып була икән. М.Хәбибуллин. --- күп кенә партияләр һәм хәрәкәтләр үз тәҗрибәләрендә Татарстан җәмгыятенең, республика халкының мондый формаларны кабул итмәвенә инандылар лабаса. Мирас. Күпсанлы балаларының, үз алларына зур максатлар куеп, байлык белән түгел, нәкъ менә үз сәләтләре нигезендә шул максатларга ирешүен күргәч, бу гаиләнең талантлы нәселдән булуына инанасың. Сөембикә

2. и. мәгъ. Берәр нәрсәнең дөреслегенә, хаклыгына, раслыгына чын күңелдән ышанганлык. Ул [судья] гына: «Мин намусыма колак салыйм, үземнең шәхси инануларым белән киңәшләшим, мин формаль яктан барысының да җиренә җиткерелүен генә күзәтәм», – дип фикер йөрткән. М.Насыйбуллин

Инана башлау Инану, ышану барлыкка килү. Тамашачы, акрынлап, Мәрьямнең куркусызлыгына, батырлыгына инана башлый. М.Арсланов. Мәгәр соңгы елда бу йоланың кеше күңеленә якынрак торуына инана башлады кебек философ. М.Хәбибуллин

Инана бару Торган саен инануы көчәю. ...Мин әйтеп бетергесез олы бер хакыйкатькә чын күңелдән ныграк, тирәнрәк инана барам. М.Рафиков. Ринат тормышта шундый каршылыклы принциплар барына күбрәк инана барды. Н.Хәсәнов

Инана бирү Тагын да, алга таба да инану. Талип дәшмәде, эче-эчкә ябышкан кузакны авызына кабып җибәрде. – Яшисен яшәгән инде ул картлар, Әдһәм абый, инаналар икән Аллаһы Тәгаләгә, инана бирсеннәр. М.Хәбибуллин

Инана төшү Бераз, беркадәр инану

Инанып алу Инанырга өлгерү, инде инанган булу. Ялган вәгъдәләрнең хакыйкатькә караганда күп мәртәбә шифалырак икәнлегенә инанып алган кыз бала, теленә ни килсә, шуны сөйләде. Р.Мөхәммәдиев

Инанып бетү Нәрсәнең дә булса дөреслегенә тулысынча инану. Ул ничек кирәк дип тапса, шулай дөрес икәнлеген алар өч-дүрт ел эчендә күреп, белеп, бу хакыйкатькә инанып беткән иделәр. Ф.Яхин. Әллә күпләр, гомумән, бу кешегә ышана алмый, аның чынлыгына, ихласлыгына инанып бетми микән соң? М.Вәли-Барҗылы

Инанып җитү Тиешле дәрәҗәдә инану. [Ярулла] Үзенә килгәндә исә, ул элек тә, бүген дә Хәнифәне яратуының ихласлыгына инанып җитмәгән иде. М.Хәбибуллин. – Малайны үстерәсе бар бит. Иске гадәтне онытырга туры килә. Граммын да авызга кабу исәбендә түгел инде. – Инанып җитә алмыйм. Ә.Моталлапов

Инанып йөрү Озак вакыт дәвамында инанган булу. Мин сезнең шартыгызны кабул итә алмыйм! Үзем чын күңелемнән инанып йөргән эшкә хыянәт итәргә намусым кушмый. В.Нуруллин

Инанып калу Ниндидер хәлдән соң инанган хәлгә килү. Һәркем тынычланып, күңеленнән инанып калды: бәла урап узар әле, иншалла... Г.Гыйльманов

Инанып килү Озак вакытлардан бирле инану. Моңа кадәр без әдәбиятны кеше аңын формалаштыруда иң төп факторларның берсе дип инанып килдек. Ә.Закирҗанов

Инанып китү к. инанып калу. Зәйнәп үзе дә «Фатыйма килене» дигән дәрәҗәле титул аласына инанып китәр, Аллаһы боерса. Р.Юсупова

Инанып кую Берәр нәрсәнең дөреслегенә кинәт инану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә