ИНАНДЫРУ ф. Берәр нәрсәгә ышаныч тудыру, ышандыру. Үзенең көчле булуына ул безне шулкадәр дә инандырды ки, дөньяда юклыгына һаман ышанып җитеп булмый әле. Казан утлары. Сабира әбинең инандырып дәва итүгә дә маһирлыгы көчле иде. Фән һәм тел. Быелгы җәй су тамчысының да никадәр кадерле булуына инандырды. Ватаным Татарстан Инандырып бетерү Тәмам, бөтенләй инандыру Инандырып карау Инандырырга тырышу |