ИНАБӘТ и. гар. иск. кит. Ышану; ышаныч, таяныч; вәгъдәсендә, сүзендә торучанлык. --- Сәгыйд сүзне кире иске мәсьәләгә күчерде: – Кара син, Рахманкол ага, халыкта һичбер инабәт калмады ---. Г.Гобәйдуллин. Әй-й, инабәт тагын аларга, егетләргә. Ышанычсыз ич алар. М.Хуҗин. Юк, кемнәндер куркудан түгел, ахирәтләрендә чүпрәк хакына кешелек инабәте какшанудан, вакланудан шикләнде [Миңсылу]. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә