ИМЧЕ и. Төрле ырымнар, өшкерүләр, үләннәр, төнәтмәләр белән дәвалаучы кеше; им-том итүче. Шуннан беркөн базарда имче карчыкны очраттым. М.Мәһдиев. Александроваларга кергәч, ике имче икәүләшеп тозлы су ясаганнар, аны сыер абзарына алып кергәннәр. М.Насыйбуллин. Имче карт, антын бозган кешенең кул-аягы корыша, күзе сукырая, --- кайчан да булса ул барыбер корып-кибеп үләчәк, дип ышанып яши. Ф.Ганиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә