ИМЧӘ’К БАШЫ и. Хатын-кызларның сөт бизендә сөт чыга торган чөмәк. Гөлбикә ояла-тартына гына күкрәген чыгарды һәм балага имчәк башын каптырды. М.Хәсәнов. Хәзерге имезүче хайваннарның борынгы элгәрләрендә күпсанлы кечкенә генә сөт бизләре һәркайсы тышкы якка таба ачылган, бернинди дә имчәк башы булмаган әле. Кызыклы физиология. Имчәк башларында үзгәреш булу, аларның эчкә батып торулары шулай ук яман шеш барлыкка килү симптомнары булып тора. Юлдаш |