ИМЧӘ’К БАЛАСЫ и. Имчәк имеп туклану яшендәге бала, бәби. Хәтта имчәк балалары да, аналарының күкрәкләреннән аерылып, чак кына башларын күтәрә төшеп, гармунчыга төбәлделәр. А.Хәсәнов. Аның [миллионерның] имчәк баласыныкы шикелле гөнаһсыз күзе минем алдымда, болганчык ике зур су тамчысы кебек, тонык кына ялтырап алды, һәм мин анда бер генә ялган чаткысы да күрмәдем. М.Горький. Имчәк баласы өчен иң төп гигиеник, косметик һәм чыныктыручы процедура – коендыру. Тигез гомер итегез!



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә