ИМЧӘК и. 1) Хатын-кыз күкрәгендәге калкып торган сөт бизе. Яман бәндә имчәк имгәндә үк тешләк була, диләр, чыннан да, дөрес икән. Ф.Мансуров. Балакаем, бик ачыгып туган, күрәсең, әнкәсенең сөт белән тулып каткан имчәкләрен суырып азаплана. Г.Ибраһимов. --- имчәк очын гына имәрлек иреннәренең кыймылдавы рәхәт кытыклый ---. Ә.Галиев

2) Имезүче хайван җиленендәге сөт каналларына тоташкан, очлаеп чыгып торган чөмәк. Бия, бер-ике тарткач та, рәхәтләнеп аякларын ике якка аерды, имчәкләрдән сөт агып китте. Г.Ибраһимов. Гөлнур исә сөйли дә сөйли: – [Сыер] Сауганда, имчәкне баш һәм имән бармаклар белән мөмкин кадәр өстәнрәк тотарга кирәк. М.Хәсәнов. Бозауларны – берәүләр, таналарны икенчеләр, кысыр сыерларны өченчеләр карый, савымчылар, эшкә ак халаттан гына килеп, сыерларның имчәкләренә саугыч машиналарны тоташтыралар. Казан утлары

Имчәк бозау Балигъ яшенә җиткәч тә әти-әнисе ярдәменә өметләнеп яшәүче бала. Әти-әниләр ярдәм итәр иде, «имчәк бозау» дип әйтерләр кебек. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә