ИМҮ ф. 1) Иренне, телне эчкә таба хәрәкәт иттереп, имчәктән, имгечтән сөт суыру. Ә бәрәннәрнең ояты юк; инде үзләре сарык булып килүгә карамастан, сәгать саен диярлек, әниләрен чөя-чөя имәләр иде. В.Нуруллин. Әниләрегезнең күкрәгенә башыгызны салып ими имеп ятулар, имеп, иреннәрегездәге сөт тамчысын ялап алырга да хәлегез калмыйча, изрәп йоклап китүләр, --- – берсен-берсен дә күрмәгәнсез шул сез. Ф.Яруллин. --- үрдәкборынның бәпкәләре нибары 13–14 көн эчендә чыга, ә сөтне алар 3–4 ай имәләр. Кызыклы физиология

2) Тере организмдагы яки берәр әйбердәге кан, сүл һ.б.ш. сыекчаны үзенә җыю, суыру. --- Күбәләк һәм умарта корты чәчәкләрдән бал имәләр. Г.Тукай. Күрәзәче әйткән: – Синең киленең – юха җылан, шул йоклаганда сиздерми генә синең угылларыңның канын имә, кибектерә, үтерә бара! – дигән. Р.Батулла. Томаланып беткән болытлы көн, пыскак яңгыр, буш урамнар, һәр ягыннан тараеп кысылган буш дөнья – һәркайсы йөрәгемне кысып, канымны имгән кебек. Табигать белеме

3) Шешә, фляжка һ.б.ш. нәрсә авызыннан сыекчаны йоту, эчү. Шешә имеп торучы егет мәлҗерәгән күзләрен акайтып Нәҗипкә текәлде. З.Фәтхетдинов. – Әй, шайтаннар! – дип, көчкә кычкырып җибәрә алды. Хәнҗәров --- шундук пружинадай өскә калкынды. Самакат тыныч, кымшанмады: баклашканы имә иде. Х.Камалов

4) диал. Каты нәрсәне авызга кабып, төкерек белән юешләп суыргандай итү. Карандашымны да авызыма кабып суыра-суыра имдем. Н.Дәүли. Ул [Лена] үзенең камыт кебек кәкре аякларын кулы белән авызына кадәр тартып китереп, аяк бармакларын имеп ята. Ф.Яруллин

5) диал. Тел һәм иреннәрне эчкә таба хәрәкәтләндереп, конфет, шикәр һ.б.ш. нәрсәләрне суырып ашау. Өстәлдә яткан пычакны алып, Хәйрүш тә үзе китергән шпикны кисеп салды. Лыч-лыч итеп дуңгыз маен имделәр. Я.Зәнкиев

6) Тәмәке, сигарет һ.б.лардан төтен суыру. Тәмәкене күп имүдән хыр-хыр килгән тавыш исә һаман үзенекен тукый ---. З.Фәтхетдинов. Тартырга юк, энем, үләм, билләһи. Төтен имү бәхетләренә ирешә алмыйча дөньялардан китте Низами, диярләр инде... Б.Камалов

7) күч., гади с. Алдашу, хәйлә юлы белән (яшертен) кеше акчасыннан, байлыгыннан файдалану. [Мөгълифә:] Менә Әптерәшит белән дә белешләнсәң ---, ике яктан да имеп ятырсың. Г.Камал. [Күзлекле:] Әтиең, Хафиз бай, дөньяны күп имгән инде. Н.Әсәнбаев. Имә белсәң, җир астын таларга гына өйрәнгән нефтьчеләрдән ун имчәк таба аласың! А.Гыйләҗев

8) күч., гади с. Кеше хезмәтеннән файдалану, кеше исәбенә байлык туплау, баю. – Ай нәзберек безнең җизни-түрәләр! Халыкны имеп тешләре бозыла бугай ---, – диде Лена. Н.Гыйматдинова. Шакир белән озак сүз киткәч, Шәңгәрәй аны имеп калырга, үзенең комга төртелгән көймәсен секретарьдән кузгалттырырга чамалады. Г.Ибраһимов. [Ул] Әпипәнең бөтен маен имеп бетергәннән соң, Чистай пристаненда, кара җәяү калдырып, ташлап киткән, ди, тагын. Г.Бәширов // Гомумән, кемдер яки нәрсәдер хисабына баю. Күп имгәттек җирне. Имәсен имдек ---. Ә.Гаффар. Авыл нигә хәерче? Чөнки аны шәһәр имә. --- Аны Ленин бабай да имде, Сталин да, Хрущёв та. З.Мәхмүди

Имә башлау Имәргә тотыну

Имә бирү Бернәрсәгә карамастан имүне дәвам итү

Имә тору Шактый вакыт имү. Бала бераз киреләнеп маташканнан соң, имчәкне дә алды. Имә торгач, йоклап ук китте. Г.Галиева

Имеп алу Тиз арада, аз гына имү

Имеп бару Һәрдаим, системалы имеп бетерергә өлгерү

Имеп бетерү Ахыргача, беткәнче имү. Әтәчләнмә, Шадра! Мин түгел, алар үзләре сыйлаячак безне. Тимә! Бар, тереклек суыңны имеп бетер. Җ.Рәхимов. Ул үзе – әнә нинди дәү кәҗә, ә бәтие берәү генә. Димәк ки, ул аның җилененә төшкән сөтне имеп бетерә алмый. Р.Фәизов. Туйганчы имезмәделәрме, әллә бозау үзе, туеп, анасының сөтен имеп бетерә алмый туктадымы, аны бер читкә алдылар да, Хәтирә сыерны иркәләп кенә саварга утырды. М.Әмир

Имеп калу Мөмкинлектән файдаланып күбрәк имәргә омтылу. Кулыңа төшкәндә имеп кал, мине дә буш калдырмассың. Г.Камал

Имеп карау Имәргә тырышу. Hy колхозларны имеп тә карыйлар инде, сөлектән бер дә ким түгелләр! З.Фәйзи

Имеп килү Озак вакытлардан бирле имү

Имеп китү Кинәт имә башлау. Озынча ак төргәктән кечкенә генә бит күренә. Күзләре йомык, ә менә иреннәре әле бер, әле икенче якка кыйшая иде. Ашыйсы килә. Әмма тиз генә имеп китә алмады. М.Маликова

Имеп кую 1) Алдан имү. Үги инәнең кызы күрә дә моны инәсенә әйтә: «Әй инәй, безнең кара сыерның сөтен үги кыз имеп куя икән, шуңа күрә аның сөте юк», – ди. Әкият

2) Бер тапкыр имү, суыру хәрәкәте ясау. Янә, күкрәк тутырып, трубкасын имеп куйды Сталин. Р.Мөхәммәдиев

Имеп тору 1) Һәрвакыт, бертуктаусыз имү. Миен-йөрәген сызлавык сыман имеп торган авыр уйларыннан арыныр өчен, кат-кат дога укып та карады, юк шул, йокы алмады. Ә.Хәсәнов

2) Әле, хәзерге вакытта имү. – Тучно күрдем, бозау әнисен имеп тора иде, – диде Әдәс ---. Х.Камалов

Имеп яту сөйл. Күптәннән, озак вакытлар дәвамында имү. [Хурия:] Кайберәүләрнең, балалары барлыгын яшереп, хөкүмәтне бер яктан, улларын икенче яктан мыштым гына имеп ятканын ачыкларбыз. А.Гыйләҗев. Аның [йортның] иң соңгы хуҗасы бу тирәләрнең канын имеп яткан эшкуар булган. З.Фәтхетдинов. Әмир белән Мисхәт сөйләшкәнне тыңлап торган диярсең, Шаһи-Морат боларның сүзен элеп алып китте: – Сезне еллар буе талап-имеп яткан Җантуриннар Себер ягына качты. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә