ИМ-ТОМЧЫ и. к. имче. – Син нәрсә анда им-томчылар белән буталып йөрисең, – дип каршылады райздрав мөдире. Ф.Яруллин. Тик [баланы] ананың күз яшьләре дә, йокысыз төннәр дә, тәҗрибәле им-томчыларның «тереклек суы» да коткарып кала алмады. Г.Шәрипова. «Халык медицинасы» дигән төшенчә әле тиешенчә гамәлгә кермәгән, аның урынына, «им-томчы», «өшкерүче-төкерүче» дигән сүзләр өстенлек итә иде шул әле ул елларда. Р.Төхфәтуллин |