ИМ-ТО’М ИТҮ ф. Имләү, ырымлау, дәвалау. Бала тәрбияләү белән бәйләнешле борынгы ырымлау, им-том итүләр, йолалар татар традицияләрендә дә байтак сакланып калган. Р.Ягъфәров. Г.Исхакый әсәрнең беренче битләрендә үк гыйлемнең өстенлеген раслый, төш юраудан, төрле им-том итүләрдән ары уза алмаган карчыкларны тәнкыйть итә. Әдәбият. Бу им-том итү, ырымлау, такмазаларның фәнни әһәмияте зур. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә