ИМ-ТОМ җый. и. 1) Авыруга, чиргә каршы төрле имнәр, догалар, ырымнар (авыруларны дәвалауның борынгы ысуллары). – Йөрмә, – дип борды әбисе. – Йөрмә, канатым, ят, йокла. Бәлагә тарырсың. Бу юлысы минем дәваларым, им-томнарым да шифа бирмәс үзеңә. Н.Гыйматдинова. Аны өшкертеп тә карадылар, догалы су да эчерделәр. Им-том белән шактый тилмерттеләр кызыйны. Р.Вәлиев. Тик кырык бишкә җиткән хатынның: «Йөгемне югалтырга булыш», – дип, им-том белән көн күрүче Суфия карчык янына килүе, чынлап та, көтелмәгән хәл иде. К.Кәримов

2) Дару, дәва. --- «дару»ларның, им-томнарның һичбер файдасы тими. М.Гафури. Егерме беренче елның көзендә балалар арасында тамак чире чыкты, минем дә бер балама йокты. Укымаган дога, ясатмаган им-том калмады. Ш.Хөсәенов

3) күч. им-томга «Бик аз гына күләмдә» яки «бик сирәк очрый торган» мәгънәсендә кулланыла. [Хөсния] Имгә-томга саклаган шикелле саклап торган бер бит чиста кәгазен эзләп тапты. Р.Ишморатова. Бәхетемә, Хатирә дөнья бәясе кеше булып чыкты. Кая ул! Хәтирәләр һәр түтәлдә үсми. Имгә-томга гына алар... Б.Камалов

Имгә-томга да очратмау Бөтенләй булмау, табылмау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә