ИМТИЯЗЛЫ с. иск. кит. 1) Берәр сыйфаты белән бүтәннәрдән аерылып торган. Хосусан аның бик өлкән ике көмеш чулпысы, беләгенә тулган беләзекләре, муенындагы төрле төймә һәм тәңкәләренең күплеге аны башкалардан имтиязлы итеп күрсәтә иде. Г.Ибраһимов 2) Мактауга лаек, мактаулы, өстен. XVIII гасырның ахырына кадәрле морзалар үз халкы арасында имтиязлы булып кил[әләр]---. Г.Гобәйдуллин. Ул шундый имтиязлы эшендә дәвам кылып, угылларын мәдрәсәгә җибәрү, кайтару --- гадәтен куймады. Г.Ибраһимов |