ИМТИЯЗ и. гар. иск. кит. 1) Өстенлек, өстен хокук, привилегия. --- урамнарда --- кичке сату белән шөгыльләнгән Париж «кыз»лары арасында кара гарәп «кыз»лары һәм Шәрык белән чиктәш булган җирләрдә татар буржуазиясендә зур имтиязлар биреп, сәүдәдә истигъмаль кыла башлады. Г.Гобәйдуллин. --- ә менә народникларның демократлыгы шунда ки, алар хәзерге вакытта җир биләүчелектәге бөтен имтиязларны һәм сәясәттәге бөтен имтиязларны бетерергә омтылалар. Г.Нигъмәти. Парижның ак ирләре тарафыннан зур имтияз белән файдаланган негритянкалар очрыйлар. Г.Гобәй

2) Укучыга бирелә торган мактау кәгазе. Ни кушсаң да укый алды; ни әйтсәң, шуны язалды; Балаларның арасында үзенә «имтияз» алды. Г.Тукай. Сюар пансионын имтияз белән тәмамлап чыккач, конкурссыз гына прокурор ярдәмчесе итеп билгеләнә. А.Тимергалин

3) Нинди дә булса хуҗалык эшен алып бару өчен, аерым шәхескә дәүләт тарафыннан бирелгән рөхсәт, хокук. Россия хөкүмәте --- Сибирия тимер юлын Маньчжурия кыйтгасыннан үткәрмәк өчен, Чин (Кытай) хөкүмәтеннән туксан тугыз елга имтияз (рөхсәт) ал[ды]. Ш.Мөхәммәдев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә