ИМТИХА’Н КЫЛУ ф. иск. к. имтихан алу . Имтиханга кердем. [Инспектор] Сине инде, ди, имтихан кылмыйча да беләбез, ди. Ф.Әмирхан. Әхмәт бай, каршы төшеп: «Юк, ул надан, аны мулла куймыйбыз, башканы куябыз, моны имтихан кылабыз, шунда кем булса, шуны куябыз», – дип --- йөрде. Ш.Мөхәммәдев. Мин бисмилланы гына түгел, әгузыны да беләм. Сабагын яхшы белүче малай кебек һич тотлыкмыйча әйтеп бирдем. Хуҗа шулай да тынычланмады, мине имтихан кылуында дәвам итте. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә