ИМТИХАН и. гар. 1) Уку йортларында: берәр төрле уку фәне буенча белем дәрәҗәсен тикшереп, рәсми бәяләү эше; сынау. Җәүдәт (аңа унбиш яшь), мәктәптә имтихан көннәре булуга карамастан, көндәлеген кулга алырга вакыт тапты... М.Фәйзуллин. Харис арткы утыргычта тын гына бара. Имтиханнар пешекләдеме, Машасы сагындырып сагышка саламы, суырылып калды малай. Б.Камалов. Имтиханнар башлангач, июнь таңнарының берсе сызылып атар алдыннан, тулай торак бүлмәсенә кайтып яткач, ул Камилгә зарын сөйләде. Г.Әдһәмова 2) Тиешле рәсми хокуклар алыр өчен яки берәр белгечлек буенча үткәрелгән сынау. Бай сатучы, --- указ алып мулла булырга авыл табылып та, приговоры җыелып, имтиханы гына кирәк муллаларны ай саен --- күреп торды ---. Г.Исхакый. Студентларның дәүләт имтиханнары башланыр алдыннан, Люция миңа шалтыратты. М.Маликова. Университетка керү имтиханнарын больницада тапшырырга туры килер дип ята иде Фәнияр. Ф.Яруллин 3) күч. Тормышта, эштә, яшәештә булдыклылык, яраклылык дәрәҗәсен, каршы тора алу сәләтен таләп иткән кыенлык, авырлык; тормыш авырлыкларын җиңү сәләте. [Гөлчирә:] Шулай, абый! Язмыш, синең кешелегеңне сынар өчен, тагын бер имтихан куя... Ш.Хөсәенов. Батальонга беренче имтиханнарны озак көтәргә туры килмәде. Март азакларында Казанда «Болак арты» милләтчеләре Советка каршы корал һәм гаскәр белән чынлап торып баш күтәрделәр. И.Низамов. --- хуҗа «зилзилә» алдыннан әнә шулай рәхимсез карашы белән тикшерә, сыный. Ленарга бу төр имтихан вакытында үзен ничек тотарга кирәклеге дә билгеле... Р.Айзатуллин |