ИМТЕКЛӘ’Ү ф. 1. 1) Бозау яки бәрәннең имчәккә борынын төртә-төртә аз гына имүе

2) Сөт тизрәк төшсен өчен, сава башлаганчы, сыерның, кәҗәнең имчәк башын әледән-әле тарткалап тору

2. и. мәгъ. Бозау яки бәрәннең имчәккә борынын төртә-төртә имү күренеше. [Хәернисә] Cыерга чыккач, ничек бозау имтекләвен тәрәзә аркылы җентекләде. Г.Ибраһимов

Имтекләп алу Тиз генә имү, имтекләү

Имтекләп тору Даими, һәрвакыт имтекләү

Имтекли башлау Имтекләргә тотыну

Имтекли бирү Бернәрсәгә карамый имтекләү, имтекләвен дәвам итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә