ИМСЕЗ с. Дәвалап, савыктырып булмый торган. Имгәк имсез авыру таптырыр. Мәкаль. [Хәдичә:] Ай улым, сүнмәс ут белән уйныйсың! Фәррах абзый, бер тәвәккәлләгәч, Шәмсегаянны озату ягын карар, әмма имсез җиргә яфрак япма. А.Гыйләҗев. Әмма имсез бер яра бар – Хыянәтнең ярасыдыр... Әмма хыянәткә гафу – Мең вә меңнең арасыдыр! Зөлфәт

Имсез имгәк 1) Берничек тә дәвалап булмый торган яисә тумыштан гарип; 2) Бәлале, мәшәкатьле, булдыксыз кеше турында. Эчми исереп дулый торган имсез имгәк бит ул Шәйхенур. Татар иле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә