ИМРӘ’Ү ф. диал. 1) Бераз курку, шомлану, шикләнү. Нурһадә, тыкрыктан борылуга Байназарны күргәч, имрәп сискәнде. М.Хуҗин

2) Йотлыгып, игътибар, дикъкать белән тыңлау, ниндидер тәэсиргә бирелү

3) Йокымсырау, изрәү, йокыга ою

4) күч. Күңел йомшару, нечкәрү. Хәлемне белмисең, ак беләк, Ничек имрәмисең, таш йөрәк! Җыр. Бу сайрауга иң каты күңелләр имрәгәннәр, Элеккеләр моңайганнар, изрәгәннәр. Г.Нугайбәк

Имрәп китү 1) Кинәт имрәү; йокымсырый башлау, имри башлау. Тик бераздан [Илдус] изрәп китә – Калгып китә, имрәп китә. Рәф.Әхмәтҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә