ИМРӘТҮ ф. диал. 1) Бераз куркыту, шикләндерү, шомландыру

2) Дулкынланып, йотлыгып, игътибар белән, дикъкать белән тыңларга мәҗбүр итү; берәр тәэсиргә дучар итү

3) Йокымсырату, изрәтү, йоклату, оету

4) күч. Күңелне йомшарту, нечкәртү. Адәмнең татлы сүзләре төяне бөтенләй имрәттеләр. Төя эшне озакка сузарга теләмәде, тизрәк адәм алдында бөтен серләрне ачып бирергә булды. Ф.Агиев

Имрәтеп җибәрү Кинәт имрәтү; бераз имрәтү. Җирән бияне алырга тотылган егерме биш сум турында ләм-мим сүз катмавы Ишмайны тагын шатландырды, аның күңелен имрәтеп җибәрде. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә