ИМПУЛЬСИВ с. 1) Кинәт туган теләк һәм импульслар тәэсирендә эш итәргә һәвәс; артык хәрәкәтчән, ашкынучан. Шагыйрьнең тынгысыз уе, үз тормышы, үз язмышы турында ачыктан-ачык, яшермичә сөйләве, импульсив, хәрәкәтчән, интеллектуаль фикере, --- сокландыра, уйландыра, гаҗәпләндерә. Т.Галиуллин. Импульсив кеше тигез һәм тыныч кына эшли белми. Кызыклар дөньясында 2) физиол. Ирексездән ясалган, ирексездән барлыкка килгән. Импульсив хәрәкәт |