И’МПУЛЬС и. лат. 1) физиол. Нерв ярсыткычларының тәэсире белән барлыкка килеп, ирексездән эшләнә торган хәрәкәт. Күңелеңнән бертуктаусыз йөрергә омтылырга, безнеңчә әйтсәк, баш миеннән импульслар җибәреп торырга кирәк. Ф.Яруллин. Синең һәр сүзеңнән-шөгылеңнән әлеге күңелдәге сурәткә төркем-төркем эмоциональ импульслар бара, алар аны һәрдаим үзгәртеп торалар ---. Тигез гомер итегез! Ул [глютамин кислотасы] җитмәгәнлектән, аммиак нерв күзәнәкләрен зарарлый, бу, үз чиратында, импульс тапшыруларның, хәтернең начараюын, психиканың какшавын китереп чыгара. Юлдаш 2) физ. Җисем массасын аның тизлегенә тапкырлаудан килеп чыккан санга тигез хәрәкәт микъдары 3) физ. Электр чылбырындагы токның яки көчәнешнең бик кыска вакыт эчендәге сикереше. Телевизор сурәте секунд саен җемелдәгән меңләгән импульслардан тора ---. Тигез гомер итегез! Әгәр шундый телефон челтәренең эше белән инженер кызыксынса, аны, барыннан да бигрәк, электр импульсларының гадәттән тыш акрын таралуы гаҗәпсендерер иде... Кызыклы физиология. Югары вольтлы импульс дошманның техникасына төбәп җибәрелә дә, аның электрон җайланмалары сафтан чыгарыла. Юлдаш 4) күч. Нинди дә булса эшкә этәрә торган эчке теләк, омтылыш. Килде андый вакыт: балалар әдәбиятына, үсешенә көчле импульс бирде, тынын-сулышын, офыкларын ачып җибәрде, табигый геройлар, җанлы тормыш килеп керде. Ш.Галиев. --- яшьләр тулы кыйммәтле дәүләт теле була барган татар телен дә кызыксынып өйрәнәләр. Дөньядагы теләсә кайсы башкаланы бизи ала торган концерт залыбызны реконструкцияләү төгәлләнгәч, бу процесска яңа импульс биреләчәк. Мирас |