ИМПРОВИЗА’ЦИЯЛӘҮ ф. 1. 1) Тамашачылар алдында, алдан әзерләнмичә, башкару мизгелендә генә уйлап, яңа шигырь уку яки яңа көй чыгару. Нәтиҗәдә, татар фольклоры импровизацияләүнең, эчке омтылышның, алдан әйтеп булмауның көчле йогынтысын саклый. Фәнни Татарстан

2) Уйлап чыгару; телгә нәрсә килсә, шуны сөйләү

3) күч. сөйл. Нәрсәне дә булса алдан әзерлексез оештыру

2. и. мәгъ. Тамашачылар алдында алдан әзерләнмичә яңа шигырь уку яки яңа көй көйләү белән бәйләнешле чыгыш

Импровизацияләп алу Әзерлексез, тиз генә импровизацияләү

Импровизацияләп кую Кинәт, көтмәгәндә импровизацияләү

Импровизацияли башлау Импровизацияләргә тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә