ИМПРОВИЗА’ЦИЯ и. лат. 1) Бирелгән темага алдан әзерлексез килеш поэтик әсәр язу; нинди дә булса бер вакыйгага алдан әзерләнмичә, башкару мизгелендә генә уйлап, шигырь белән җавап бирү, көй чыгару. Талантлы импровизация шагыйрьнең бай тормыш тәҗрибәсен, тормышны күзәтеп баруын, шигырь техникасы белән ирекле эш итә алуын һәм сүз остасы булуын, сәләтен күрсәтә. Н.Гыйззәтуллин. Башка халыклар иҗатында махсус эпик кануннар, импровизацияләр һ.б. иҗади факторлар көчле булса, татар дастаннарының йөзен күбесенчә китаби традицияләр билгели. Казан утлары 2) Шул сәнгать әсәре (шигырь, көй) үзе. Көй белән илһамланып уйнау – импровизация – әлбәттә, музыкаль сиземләүнең, музыкаль хыялның көчле булуын таләп итә. Казан утлары. Мәкамле җырлау тамырлары борынгы чорлардан ук килә. Бу төр җырулар, нигездә, Шәрык халыкларына хас булып, төрле импровизацияләргә киң ирек бирелгән. Мәдәни җомга 3) к. имитация (1 мәгъ.). Әгәр җырлау, бию, импровизация (башка кеше булып сөйләшеп яки хәрәкәтләнеп күрсәтү) бик күп кешеләр өчен --- мөмкин булса, --- рәсем ясау – аерым шәхесләргә генә бирелгән табигать бүләге. М.Мәһдиев |