ИМПРЕССИОНИЗМ и. фр. сәнг. 1) XIX йөзнең икенче яртысында Франциядә сәнгатьтә, әдәбиятта барлыкка килгән һәм язучының яки рәссамның чынбарлыктан алган тәэсирләрен, кәефен, кичерешләрен турыдан-туры үзе кабул иткәнчә сурәтләүне алга сөргән агым. --- Ш.Камал хикәяләрендә һәм «Акчарлаклар» повестенда импрессионизм (французча «тәэсир» дигән сүздән) урыны-урыны белән уңышлы гына кулланыла. Әдәбият. Импрессионизм, формализм, кубизм ---. Алар барысы да яшәүгә хокуклы. Чөнки һәр рәссам тирә-як мохитне үзенчә күрә, үзенчә гомумиләштерә, үзенчә сурәтли. Сөембикә

2) Музыкада: тавышларны, академик сыйфатындагы шартлы кагыйдәләрдән читкә китеп, яңа алымнар белән иҗат итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә