И’МПОРТ и. лат. 1. икът. 1) Эчке базарда сату һәм куллану өчен чит илләрдән товар, технология кертү эше

2) Эчке базарда сату һәм куллану өчен, чит илләрдән (бу илгә бирелгән заём, кредит, чит ил компанияләре тарафыннан урындагы предприятиеләрне сатып алу формасында) кертелгән капитал, әйберләр һәм технология. Республикабыз экономикасы предприятиеләр арасында хуҗалык элемтәләре өзелүе дәвам иткән шартларда, финанс-кредит системасының бозылуы, --- импорт буенча чимал, материаллар һәм комплектлау әйберләре белән тәэмин ителүнең кимүе, инфляциянең көчәюе шартларында эшләргә мәҗбүр. Мирас

3) Чит илләрдән кертелгән товарларның гомуми саны яки бәясе

2. с. мәгъ. Чит илдән кертелгән. Инде менә шулай чират-миратларны читләтеп үтеп, импорт киемнәр кимичә генә гомер кибәнемне очлармын дип, больницага кергән идем ---. Ф.Яруллин. Ул мебельләре! Безнеке шикелле сырлы-мырлы тузан оясы түгел, бар да бер очтан, бар да импорт ---. Г.Әпсәләмов. Импорт гарнитур һәм келәмнәр белән җиһазландырылган биек түшәмле иркен бүлмәдә укалы чүәкләр киеп басып торган Венера әйтерсең ханбикә! З.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә