ИМПИ’ЧМЕНТ и. ингл. юр. Дәүләттә югары пост биләүче затларны, аеруча ил башлыгын, законнарны тупас бозганы өчен, үз вәкаләтләреннән вакытыннан алда читләштерү максаты белән, парламент судына тарту процедурасы, тәртибе. Американың Арлен Споктер исемле абруйлы сенаторы бу гамәле өчен президент Джордж Бушны импичмент ысулы ярдәмендә хакимияттән алу мөмкинлеге барын белдерде. Юлдаш. --- вакытыннан алда Президент сайлавын үткәрүнең срогы элеккеге Президент Пәрвәз Мөшәррәф 18 августта отставкага киткәч (чөнки аңа импичмент куркынычы яный иде) билгеләнде. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә