ИМПЕ’РИЯЧЕЛ с. Империягә хас, империя (2 мәгъ.) принципларына нигезләнгән. Патша заманыннан килгән имперячел гадәтләрне онытырга вакыт. Р.Мөхәммәдиев. Әлеге нәзари фикерләрне хакыйкый дип кабул итәбез икән, ихтыярсыз: Рәсәй дигән мәмләкәт федерацияме, әллә империячел унитар дәүләтме? – дигән сорау туа. Мирас. З.Вәлидине куркыткан «бергәлек» идеясен ясалма башкортлаштыру идеясенә алыштырып, империячел көчләр ике тугандаш халык арасына әле җәрәхәте озак гасырлар буена сызлап торачак зур чөй кактылар. Казан утлары |