ИМПЕ’РИЯ и. лат. 1) Башында император торган монархистик дәүләт. Ә Византия империясенең дине – символы гына түгел, империя идеологиясе дә Русиягә күчә. М.Насыйбуллин. Казан үз вакыты өчен Россия империясенең иң алдынгы мәдәниятле шәһәрләреннән саналган. Татарстан тарихыннан хикәяләр. Әмма хазарлар, империя тоткан халык буларак, башка диннәргә карата да зур түземлелек күрсәткәннәр. Сөембикә 2) Cәяси һәм икътисади мөстәкыйльлекләре булмаган территорияләрне берләштергән, бер үзәктән идарә ителә торган эре колониаль дәүләт. Трибунага кара чәчле, куе кашлы яшь егет күтәрелде. «Халкымның канын эчүчеләргә үлем!» Оратор куеныннан Британия империясенең байрагы «Юнион джек»ны суырып чыгарды, сүтте һәм шырпы сызып шуңа ут төртте. М.Юныс. ХХ гасыр башында Англиянең колониаль империясендә Җир шары халкының чирек өлешеннән күбрәге яши. Бөтендөнья тарихы. [Наполеон] Ярты Европаны биләгән, 83 миллион халкы булган империя белән идарә итә башлый. Кызыклар дөньясында |