ИМПЕРИАЛИ’СТИК с. Империализм принципларына нигезләнгән; империализмга хас; империализм сыйфатларына ия булган. Бу партиягә эшкә урнашуның тагын бер уңай ягы була: округның кайбер службалары ярым хәрби саналганлыктан, кайбер категория инженер-техник хезмәткәрләрне империалистик сугышка җибәрми тору мөмкинлеге кала. И.Низамов. [Хәдичә] Империалистик сугыш елларында – 1914 елдан шәфкать туташы сыйфатында Кавказ фронтына җибәрелә. Сөембикә |