ИМПЕРИАЛИСТ и. рус Империализм сәясәтен яклаучы сәяси эшлекле; эре капиталист. Шагыйрь империалистларның безнең илгә карата корган юлбасарлык, ерткычлык планнарына бөтен дөнья хезмәт ияләренең --- революцион бердәмлеген каршы куя. Х.Госман. Англия-Америка империалистлары оештырган чех офицерлары фетнәсе, Колчак ак бандалары Бөгелмәне ике тапкыр канга батырдылар. Г.Әпсәләмов. Үзләренә яңа җирләр басып алып, ул илләрне талар өчен сугышалар империалистлар. Татарстан тарихыннан хикәяләр |