ИМПЕРИАЛИЗМ и. лат. 1) Эре монополияләрнең хакимлек итүе, эре дәүләтләрнең чимал чыганакларын, дөнья базарларын үз карамакларында тоту өчен, чит халыкларны буйсындыру сәясәте алып баруы белән характерлы капитализмның югары стадиясе. Әгәр дә хәзер бөтендөнья күләмендә танылган партия белән кулга-кул тотынып һәм бердәм элемтәдә эшләмәсә, Көнчыгыштагы бер генә революцион оешма да Европа империализмына җитди йогынты ясый алмаячак. Р.Хәйретдинов. Империализм сугышы вакытында бер рота һәм бер взводта булулары һәм бер елга якын Германиядә әсирлек, ачлык җәфаларын бергә үткәрүләре аларны бик нык якынлаштырган иде. Ш.Камал. 1923 елда ук аңар [М.Солтангалиевкә] «дөнья империализмы вәкиле» дигән исем тагылып, ул эш урыныннан алына, партиядән чыгарыла. Татарстан тарихыннан хикәяләр

2) Капитализмның шушы стадиясендәге илләр. Ул [Гафури] «Чит җирдәге мөселманнарның хәле» дигән шигырендә Европа империализмы тарафыннан таланучы Көнчыгыш колония халыкларының хәлләрен сурәтли. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә