ИМПЕРАТРИ’ЦА и. рус 1) Император хатыны. VIII гасыр азагында Кытай императоры Ю-Ван-Әның Бао-Сы исемле кәнизәге императрицага әверелә. Юлдаш

2) Хатын-кыз император, монарх титулы. Императрица Елизавета Петровна вакытында рәсми историограф вазифасы кертелә. Бөтендөнья тарихы. Ләкин Әби патша белән Казанның мөнәсәбәте җылы, тирән, дәвамлы, тикмәгә генә императрица үзен «Казан алпавыты» дип атамый. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә