ИМПЕРА’ТОРЛЫК и. Император дәрәҗәсе, титулы. Екатерина алга таба: «Минем императорлык ихтыярыма каршыларның гомерен алырга, ягъни аларны үлем җәзасына тартырга, ---» боера. Россия тарихы. Бер илнең, императорлыкның баш шәһәре «пайтәхет» дип йөртелә. Җ.Зарифоглу. [Бронзадан ясалган сында] Карл императорлык билгеләре белән сурәтләнгән: башында таҗ һәм сул кулында держава. Уң кулына озын кылыч тоткан. Урта гасырлар тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә