ИМПЕРА’ТОР и. лат. 1) Кайбер илләрдә монархистик дәүләт башлыгының иң югары титулы һәм шул титулга ия кеше (монарх). Бер елдан соң 1852 елның 2 декабрендә Сенат Луи Наполеонга французлар императоры титулын бирә. Бөтендөнья тарихы. Музейның экспозициясен дә нәкъ менә ул – алтын җепләр белән чигелгән шул футлярдагы Грамота ачып җибәрә. Аны асылмалы дәүләт мөһере һәм императорның тулы титулы бизи. Сөембикә. Бу кешенең барлыгы турында кояш чыгышы илендә бары тик дүрт кеше: император, премьер-министр, Генштаб начальнигы һәм --- 98 яшьлек карт кына белгән. Юлдаш

2) тар. Борынгы Римда гаскәр башлыгының (полководецның) почётлы титулы. [Римда] Армиядә теләктәшлеккә, ярдәмгә ирешү өчен, «солдат императорлары» ветеран легионерларга җирләр бүлеп бирәләр. Бөтендөнья тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә