ИМПЕРАТИВ и. лат. лингв. 1. Боерык фигыль. Бу очракта Вундт, Маутнер, Бреаль, Пос һ.б. күтәреп чыккан, императивның беренче булуы теориясе мәсьәләгә ачыклык кертә. Ф.Ганиев

2. с. мәгъ. Боеруны, таләп итүне, кушуны белдерә торган. Императив ымлыклар --- кешенең ихтыярын, теләген белдерәләр. Аларга боеру, тыю, чакыру, эндәшү, әйдәү, таләп итү кебек мәгънәләр белдерү хас. Д.Тумашева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә